Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю

#милли_горефгадәт_йолаларнысаклап
#Сабантуй2023
#Сабантуйгабүләкҗыю
#Әхмәт_авылы
Гомер-гомергә йола булып буыннан-буынга күчеп килгән гадәт Сабан туена бүләк җыю. Авылның бер очыннан икенче очына кадәр гармун тавышлары, моңлы җырлар, бала-чага чыр-чу тавышлары яңгырап торды. Фәнис белән Оксана бүләк җыючыларны капка төпләрендә өстәл әзерләп каршы алдылар. Оксана һәм Ризеда апалары балаларга конфет чәчеп куандырдылар. Монысы күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде. Быел авылдашларыбыз бәйрәмне бик зурлады, һәрбер йорт бүләктән тыш акчалата ярдәм күрсәтте. Авылдашларым, бик зур рәхмәт сезгә! Сабан туй бәйрәмен бергә-бергә, бердәм булып, матур итеп уздырырга язсын. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, үзебез сау-сәламәт булыйк!