Тройсын бәйрәме
Бүген Кадер авыл җирлегенә кергән Туңылҗа авылында халкыбызның милли гореф-гадәтләрен дәвам итеп Тройсын бәйрәме уздырдык. Бәйрәм авыл уртасында, табигать кочагында узды. Бәйрәмгә бик күп авылдашлар һәм кунаклар килгән иде. Районыбыз башлыгы ярдәмчесе Уразайкин халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, аннан сүз җирлегебез җитәкчесе Людмила Николаевнага бирелде.
Йола буенча, һәрберебез каен агачына теләкләр теләп тасма бәйләдек. Аннан бәйрәмне уен-көлке, җыр- биюләр дәвам итте. Кыскасы бәйрәм бик күңелле үтте. Авыл халкы, рәхмәтләрен әйтеп, күңел ачты.
Безнең бу бәйрәмнәребезне яшь буын күреп үсәр һәм киләчәк буыннарга мирас итеп тапшырырлар дип ышанып калабыз.