Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Якташыбыз Разим Валиуллинны искә алу кичәсе

"Туган якның моңлы бер кошы" Р. Валиуллинны искә алу кичәсе. 31 май көнне Лениногорск шәһәреннән ,,Чишмә " иҗат төркеме Разим Валиуллинны искә алу кичәсенә килгән иде. Якташыбызны җылы хисләр белән искә алдылар. 

   Кунакларны Кәдек авылында, аның туган нигезендә каршы алдык. Аннан зиярат кылу өчен җирләнгән урынга бардык. Шуннан Разим абыйга багышланган музейга юл тоттык. Музейдагы истәлекләрне, китапларын, фотоларны күреп, аның күплегенә, муллыгына карап сокланлык. Бу материалларны туплаган, кадерләп торган Кадрия апага рәхмәтләребезне җиткердек. Шул вакытта зур гына бер мәсьәләләне дә хәл итеп алдылар. Авылда мәктәп ябылу алдында тора икән, шуңа күрә бу музей юкка чыгарга мөмкин дигән фикер белән музейны Лениногорск шәһәренә күчерү хәлен карарга булдылар. Монысы минем өчен бик кызганыч...
    Район алдында торган бу мәсьәләне алар да ишетер, күрер, белер иде. Әллә безнең районыбызга мондый дәрәҗәле шәхесләр кирәк түгелме. ?! Аннан барлык кунакларны Сармашбаш Мәдәният йортында чәк чәк һәм матур җырлары белән каршы алып залда төп эшне башлап җибәрдек сәхнәдә Разим Валиуллинның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды. Аның турында истәлекләр сөйләнелде. Кичә бик матур үтте. 
    Чишмә иҗат төркеменә, безнең якташыбызны шулай матур итеп искә алулары өчен зур рәхмәтләребезне җиткердек. Аларга Хәерле юллар теләп озатып калдык.