Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"В экологию через книгу"

   Бүген Кадер авыл китапханәсендә "Экологиягә китаплар аша"
Районкүләм фестиваль-бәйге үтте. Балалар экологик кроссворд чишүдән башлап, фестивальнең темасын ачыкладылар. Килгән тамашачыларны “ Экологиягә китаплар аша” - китап һәм
балалар иҗат иткән“Табигатьне саклагыз! » дип аталган рәсем күргәзмәләре белән таныштырдык. Аннан тукталышлар ясый-ясый экологик сәяхәткә кузгалдык. Беренче тукталыш: “Алан маҗаралары” дип исемләнгән театраль күренеш иде. Икенче тукталышта Азилә Закирова үзе иҗат иткән,,Җиләкле алан " хикәясен тамашачыларга җиткерде. Фестивальне дәвам итеп “Туган авылым табигате ” – дип аталган видеоролик карап җирлегебезнең матур табигате белән таныштырдык. Альберт Хәсәновның “Тугрылык ” – дип аталган китабы укучы балаларга презентация рәвешендә тәгъдим ителде. Фестиваль “Табигатьне саклагыз” –дигән экологик флешмоб белән тәмамланды.
Килгән тамашачылар, балалар бәйрәмнән җылы хисләр белән таралыштылар.