Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Без яраткан әкият геройлары"

Кадер авыл китапханәсе китап укучылары
« Без яраткан әкият геройлары» дип аталган район фестиваль-конкурста катнашты. Конкурска әзерлек кышкы каникул вакытларыннан ук башланды. Папье- маше стиле белән төрле әкият герйлары ясалды: бүре, куян тиен, әтәч, йомры икмәк, Шүрәле әкияте персонажлары әзерләнгән иде. Фестиваль 7 номинациядән торды. Балалар
,, Дус булыйк мәңгегә " дип аталган әкият уйнадылар.
Әкият авторларының портретлары белән флешмоб, әкият геройлары парады номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Гарифуллина Мәрьям иҗат иткән ,,Серле йорт" әкиятен тыңладылар. Бик матур Фото-зона әзерләнгән иде. Барлык тере әкият геройлары белән истәлек фотога төштеләр. Номинацияләр арасында төрле уеннар уйналды. Фестиваль бик җанлы үтте.