«Җиңү килде!».
Җиңү көне – халкыбызның каһарманлыгы, аның батырлыгы, сыгылмас ныклыгы, фидакарьлеге һәм какшамас рухы символына әверелгән бәйрәм. Илебез азатлыгы гаять зур корбаннар бәрабәренә яуланды.
Быел Бөек Җиңүгә 77 ел . Шул уңайдан 8 нче май көнне Әхмәт авылында “Батырлык сәгате” үткәрелде һәм сугыш ветераннарына багышланган тактага венок салынды.