Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Сихри бизәкләр

Сихри бизәкләр.
Бәет, мөнәҗәтләр уку кичәсе.
Россиядә ,,Халык сәнгатен һәм мәдәни мирасны саклау" һәм ,,Ислам динен кабул итүгә 1100 ел" уңаеннан Әхмәт авылы мәчетендә, әби-бабаларыбыздан калган йолаларны дәвам итү йөзеннән ,,Сихри бизәкләр" дип аталган бәет, мөнәҗәтләр уку кичәсе үтте.
Кичәгә бәет, мөнәҗәтләр укырга яратучылар, тирә-юнь шәһәрдән һәм авыллардан чакырылган иде.
Авылыбызның имам хатибы Рәиф Шәймәрданов изге догалары , вәгазьләре белән кичәбезне башлап җибәрде.
Кичәне оештыручы Гөлфия Сөләйманова мөнәҗәт һәм бәетләрнең тарихы, аларның атамалары белән таныштырып үтте.
Кичәгә Яр Чаллы шәһәреннән Рәсимә Хәмидуллина, Фирдәвес Галиева, Әнисә Аверьянова, Галия Бәширова, Аксар авылыннан Гөлсем Мирзиянова, Кама аланыннан Розалия Габдрахманова, Зәй шәһәреннән Зөлфия Галләмова, Әхмәт авылыннан Азилә Закировалар зур әзерлек белән килгәннәр иде.
,,Сихри бизәкләр" дип аталган кичәдән барыбыз да тәрбияви һәм дини, рухи азык алдык. Кичәгә килгән һәм катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә шушындый кичәләр оештырырбыз дигән уй белән таралыштык.