Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Презентация «Цифровые возможности для пожилых людей»

     2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы.

     Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатларында 2022 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Кадер авылы китапханәсендә өлкән китап укучыларыбызны компьютер белән таныштыру, аның серләренә төшендерү эше алып барыла.