Г.Галиеваның «Тулгак» повесте буенча китап укучылар конференциясе
Бүген Кадер авыл китапханәсендә Г.Галиеваның ,,Тулгак" повесте буенча китап укучылар конференциясе узды. Конференциядә авторның тормыш юлын китапханәче Гөлфия Сөләйманова укучыларга җиткерде. Шуннан соң ,,Тулгак" повесте буенча әңгәмә башланды. Һәр укучы үз фикерен ачык итеп әйтеп бирә алды. Урыны-урыны белән бәхәсләр дә булды. Шулай итеп ике гаиләнең язмышы уртага салынып тасвирланды.