Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

. «Язлар белән!»

7 март көнне Кадер авылы мәдәният йортында әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәдә Әмир Сөләйманов, Алсу Әюпова, Ризидә Абрамова, Марс Гуриев авылдашларыбызга үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Һәр җыр Раилә Аснафовнанын матур шигырьләре белән үрелеп барды. Лидия Кондратьева башкаруындагы биюләр дә авылдашларыбызга хуш килде.
Олылар янында балаларның чыгышы да өстәлгәч сәхнәбез тагын да ямьләнде.