Театр в библиотеке
28 нче февраль көнне Кадер авыл китапханәсе, район кысаларында бара торган “Китапханәдә театр” фестиваленә кушылды. Ике төрле театр номинациясе сайланган иде: күләгәле һәм курчак театрлары.
Балалар белән башта бик күп әкиятләр укыдык. Аннан кайсы әкиятне курчак театры, ә кайсысын күләгәле тетр итеп уйнау хакында уртага салып бергәләп сөйләштек. Кечкенәләр төркеме рус халык әкияте “Йомры икмәк”не, ә зурлар Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен күләгәле театр итеп уйнарга булды.
Әзерләнү вакытында билгеле кыенлыклар да туды. Күләгәле театрга тавышларны яздыру безнең өчен авыррак булды. Курчак театры өчен шулай ук безнең әзер курчаклар юк иде, балаларның әбиләре безгә ярдәмгә килде. Алар безгә курчаклар бәйләп бирделәр. Без бу авырлыкларның барысын да җиңдек. Бердәмлектә көч, ди татар халык әйтеме. Без дә бердәм булгач барысына да ирештек. Гомумән алганда театр уңышлы чыкты дип әйтергә була.