«Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез»
15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан, Кадер авыл китапханәсендә, бүген китапханә дәресе үткәрелде. Дәрескә «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны укучылар яратып тыңлады. Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Кызыма” кебек шигырьләрен кычкырып укыдык. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде.