Р.Вәлиуллин «Үз ягым»
Кадер авыл китапханәсендә якташыбыз Разим Валиуллинга багышланган «Күп кырлы шәхес»дип аталган китап укучылар конференциясе үтте. Конференция барышында аның тормыш юлы, иҗаты һәм китап күргәзмәсе белән танышылды. (1942-2010) Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин 1942 елның 3 гыйнварында, Зәй районының Кәдек авылында туа. Үз ягында башлангыч, Әлмәттә № 1 урта мәктәптә белем алгач, өч елга якын Миңлебайда балалар укыта. 1963-67 елларда КДПИның музыка факультеты студенты. Институтны тәмамлауга Лениногорск музыка һәм рәсем педучилищесына эшкә җибәрелә. ... Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллинның беренче шигырьләре һәм көйләре 1961 елда, «Әлмәт» әдәби берләшмәсенә йоргән вакытта, ә ул еллардан соң, йөзләрчә әсәрләре район һәм республика матбугатында, шигырь һәм җыр китапларында дөнья күрде. Ул иҗат иткән җырларны күмәкләп башкардык. Конференция уңышлы үтте.