" Китапханәдә экскурсиядә"
Бүген Кадер авыл китапханәсендә 1 кл укучыларына “Китапханәдә экскурсиядә” дигән дәрес үткәрелде. Укучыларны Белмәмеш белән китапханәче каршы алды. Алар белән “Табышмаклар илендә” дигән тукталышта булдык.
Шуннан соң Китап белән таныштык. Анда балаларга китапны куллану, саклап тоту кебек кагыйдәләр аңлаттылды. Белмәмеш үзенең китапларны укыгач күп белүе турында сөйләде.
Китап чирләп китте, аңа доктор чакыртырга туры килде. Доктор ничек итеп китапларны дәваларга булуын аңлатты.
Дәрес бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Киләсе дәресебез “Китаплар күргәзмәсе” булыр дип балалар белән сау буллаштык.