Россия Конституциясе көне
2012 елның 12 декабрендә Россиядә Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кадер авыл китапханәсендә информацион сәгать үткәрелде. Китапханә хезмәткәре тыңлаучыларга илнең беренче Конституцияләренең тарихы һәм хәзерге вакытта Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе турында, Дәүләт төзелеше, кеше һәм гражданның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Шулай ук "Конститутция көне - һәрберебез өчен мөһим дата" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.