"Бергәләп укыйбыз" кычкырып уку
Китап укуга мәхәббәт тәрбияләүне мөмкин кадәр яшьтән башларга кирәк. Күпләр 2-3 яшьлек сабыйга рәсемле китаплар сатып ала. Әлбәттә инде, сабыйларның күпчелеге “матур әдәбият белән танышуны” китап ертудан башлый. Шул вакытта балага китапның чынлыкта ни өчен кулланылганын аңлату кирәк. Китапны кулга тотып сөйләү, рәсемнәрне сурәтләү, саклап тоту һәм укып бетергәч җыеп кую, әшәке куллар белән орынмау, гомумән әйткәндә, саклап тоту – китапка хөрмәт тәрбияли.
Кадер авыл китапханәчесе шушы максатларны алга куеп, бик еш «Кояшкай» балалар бакчасында була. Балалар белән туган телдә китап укулар оештыра. Бүген дә татар телендә китап укыдык. Соңыннан укылган китапларга анализ ясадык.