"Ут хәйләсе" куркынычсызлык кагыйдәләре китаплар аша
Җәйге каникуллар дәвам итә. 2021 нче елның җәе бик коры булды, яңгырлар сирәк ява. Шуңа күрә балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен еш искә төшереп торырга кирәк була.Кадер авылы китапханәсе бүген балалар белән “Ут хәйләсе” дип аталган дәрес үткәрде.Дәрес вакытында утның кирәклеге , шул ук вакытта куркыныч булуы аңлатылып үтелде. Куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Соңыннан Солтан Шәмсинең “Ут хәйләсе” дип аталган әкияти китабын укыдык.