Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Җәйге каникуллар "Туган як" дәресе

      Җәйге каникуллар дәвам итә. Кадер авыл китапханәсе балалар белән төрле чаралар оештырып тора. Без бүген балалар белән “Туган як” темасына дәрес үткәрдек . Туган авылыбыз табигатен күзәттек. Елга буйларында булдык, чишмәләрне барладык. Табигать  кочагында төрле уеннар уйнадык. Хәрәкәтле уеннар балалар өчен иң яхшы шөгель. 

     Соңыннан табигать кочагында, барыбыз бергә,  тәмле итеп пешкән бәрәңге ашадык. Баллар бик канәгать булып саубуллаштылар.