"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"
Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм.
Әлеге бәйрәм чагыштырмача яшь булса да, аны уздыру матур традициягә әйләнде. Мәхәббәт һәм гаилә бәхете кеше тормышының төп кыйммәтләре булып тора. Ярату һәм бер-береңә булган хөрмәт хисләре авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышлы эшләргә, балаларны тәрбияләргә, әти-әниләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Нык гаиләдән ныклы ил башлана.
Иң матур теләкләремне күп еллар бергә яшәгән, ут-суларны бергә кичкән, әмма авырлыкларга карамастан мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап кала алган гаиләләргә җиткерәм. Күп балалар тәрбияләүче, җиде ят балаларны үз канатлары астына алып әти-әни назы бүләк итүчеләргә – аерым рәхмәтем.
Мондый гаиләләр Кадер авыл җирлегендә дә бар:Фәретдин һәм Флюра Шәмсетдиновлар, Александр һәм Тамара Егоровлар, Ахматхан һәм Гөлсинә Сәхәбиевлар, Муллаян Һәм Раиса Резвановлар
Хөрмәтле авылдашларым, барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.