«Читаем вместе»
Кече яшьтән баланы китап белән дуслаштыру барлык ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур бурычы. Менә шул вакытта китапханәче ярдәмгә килә. Без Кадер авылы китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга китап укулары оештырабыз. Китапны бүлмәдә, табигать кочагында да укыйбыз. Балалар кызыксынып тыңлый һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр.