Балалар язучысы Г.Хәсәновның тууына 100 ел
Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. ... Г.Хәсәнов – әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. 1932 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. ... 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы – «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга.
Бүген,Кадер авылы китапханәсндә, китап яратучы дусларыма Г.Хәсәновның китаплары турында әңгәмә уткәрелде. Аның китапларын кычкырып укулар оештырылды