"Саф һавада уеннар"
Менә күңелле каникуллар башланды. Балалар ял вакытларын дөрес үткәрсен өчен Кадер авыл китапханәсе клуб хезмәткәрләре белән берлектә төрле чаралар үткәрә. Әле мәктәп стеналары араларыннан яңа гына җәйге каникулга чыкканлыктан без бүген балалар белән “Саф һавада уеннар” оештырдык. Балалар туплы уеннарны бик яратып уйныйлар. “Танышу” “Ипиле”, “Робот” һәм башка уеннар уйнадык.