Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Тукай безнең күңелләрдә

26 апрельдә Кадер авыл китапханәсе филиал №17 "Тукай безнең күңелләрдә”,  дип исемләнгән әдәби  кичә үткэрде. Бу чарага “Күңелләрдә яши Тукай моңы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет – журнал материаллары, шигырьләре тупланган иде.Кичәбезгэ  Тукай иҗатын сөючеләр килде. Китапханә хезмәткәрләре Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштырдылар. Шигырь сөючеләр арасында 7 яшьлек Альмира Абрамова “Туган тел”, Гөлсем  Мирзиянова “Туган авыл" һәм Людмила Барсукова “Кечкенә музыкант” шигырьләрен укыдылар.