Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Шушы яктан - шушы туфрактан без

Районыбыз кысаларында  билгеләп үтелгән «Туган як” елы уңаеннан Кадер авыл китапханәсендә әле күпләргә таныш та булмаган, җирлегебездән чыккан каләм тибрәтүчеләр “Туган төбәгем – сиңа бүләгем”, дип аталган әдәби кичәгә җыелды. Алар һәрберсе туган авыл, туган нигез темасына багышланган, сагыну  -сагышлары аша сугарылган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләргә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылды