Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

“Туган төбәгем – сиңа бүләгем"

Районыбыз кысаларында  билгеләп үтелгән «Туган як” елы уңаеннан Кадер авыл китапханәсендә әле күпләргә таныш та булмаган, җирлегебездән чыккан каләм тибрәтүчеләр “Туган төбәгем – сиңа бүләгем”, дип аталган әдәби кичәгә җыелды. Алар һәрберсе туган авыл, туган нигез темасына багышланган, сагыну  -сагышлары аша сугарылган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләргә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Кичэдэ Гөлсем Мирзиянова,авылыбызның иң яшь шигырь сөючесе, район күләмендә үткәрелгән күп кенә конкурслар җиңүчесе Альмира Абрамова, Алсу Фаит кызы,Әнисә Аверьянова,Людмила Николай кызы катнашты.