Хасанова Фәрдәнә Яхъя кызы
Хәсәнова Фәрдәнә Яхъя кызы 1899 нчы елда Кадер авылында дөньяга килә, шунда бала чаклары үтә. Ул туып үскән нигездә хәзер аңа туган тиешле Ягафаров Хатиф абыйлар яши.
Үсеп буйга җиткәч, Фәрдәнә күрше Әхмәт авылының Миңлемөхәммәт исемле егеткә кияүгә чыга. Бер-бер артлы 3 кыз, 3 малай туа: Хөснемөхәммәт, Нурмөхәммәт, Наҗия, Саҗидә, Вәсимә, Вәлиәхмәт. Бер көе генә барган тормышны рәхимсез сугыш харап итә – Бөек Ватан сугышы башлана. Ире Миңлемөхәммәтне сугышка алалар. Гаилә туендыручысыз кала. Олы малае Хөснехәмәтне, колхозда эшләгәндә аты үлгән өчен, 5 елга төрмәгә ябалар.
Берсеннән-берсе вак балалар, карт кайнана- барысы да Фәрдәнә өстендә кала.
Кызы Наҗия сөйләгәннәрдән:” Безнең бала вакыт. Әнкәй әйтә: “Балалар, әбиегезнең хәле бер дә әйбәт түгел, бәхиллеген алып калыгыз!”, ди. Мин, урын өстендә яткан әби янына килеп: “әби, бәхил бул дидем” Ул күзләрен тутырып миңа карады да, кулын сузып, минем кулны тотты, кулны кысты да җибәрми. “Әнкәй, әби кулны җибәрсен әле ,-дим мин. Әнкәй килеп караса, әбинең үлүе шул булган икән! Шулай итеп, кайнана Якутелҗиһан – Якут карчык мәңгелек дөньяга күчә. Ә урамда 1941 нче елның иң суык вакыты, авылның бөтен ирләре сугышта, кәбер казырга кеше юк. Татар очы карчыклары җыелышып мәетне юып, кәфенләп, чоланга чыгарып куялар.
Кызы Наҗия сөйләгәннәрдән –“Без балалар, әбинең үлгәнлеген аңламыйбыз, чоланга чыгып үлгән әби белән уйныйбыз, аның туңмаганлыгына гаҗәпләнәбез.”
Шунысы игътибарга лаек, әнисенең үлүе сугыштагы малаеның төшенә керә. “Төштә өйнең матчасы ишелеп төште, әнкәй үлдеме әллә?,- дип хат яза Миңнемөхәммәте.
Сугыш еллары гына түгел, сугыштан соңгы күп еллар да бик авыр булып, Фәрдәнә җилкәсенә төшә. Армый-талмый урак ура, сыер сава, төнлә каравылда тора ул. Алдынгы эшче булганга, районда бүләкләр дә ала Фәрдәнә.
Хәсән абый Шәймәрданов сөйләгәннәрдән: Урак уру буенча беренче дип, Фәрдәнә апаны районга бүләкләргә чакыралар. Трибунада җитәкчеләр утыра, фамилиясен, исемен әйтеп аны бүләкләргә чакыралар, Мактау кәгазен алгач, Фәрдәнә җитәкчеләргә таба борылып, әйтеп куя: “Бу грамота белән мин нишлим соң, мине бит өйдә балалар көтә, әнкәй ашарга берәр нәрсә алып кайтмас микән , дип”
Җитәкчеләр берсенә-берсе каранып куялар да, 2 кило шикәр үлчәп бирәләр.
Шулай итеп, Фәрдәнә үз көченнән киләчәккә, фронт өчен, сугыштан социалистик илне күтәрү өчен көч куя. Икенче малае Нурмөхәммәт Украинада хезмәт итә, шунда төпләнеп кала.
Тормыш, кече малае Вәлиәхмәт 4 ел хезмәт итеп кайткач кына, Фәрдәнә өчен җиңеләя. Аңа хәтле ирләр эше дә, хатын-кыз эше дә аның җилкәсендә була.
Картлыгын Фәрдәнә балалары, оныклары тәрбиясендә туганнары белән аралашып үткәрә.