Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Карга боткасы"

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

27 март көнне балалар белән Кадер авыл китапханәсе бәйрәмгә җыелды. Башта өй саен кереп ярмалар һәм йомырка җыйдылар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләделәр. Халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган урынга, учак тергезеп, казан асып, ботка пешердек. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, такмаклар әйтештеләр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашадылар.

Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәде, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырдылар. 

Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куандылар.