Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Нәүрүз

   Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз. Тирәбездә бөтен тереклекне шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз Мөбәрәкбад Нәүрүз! Кил түргә уз 
Яңарыштан дөнья шатлансын 
Асылына кайтсын рухларыбыз 
Халкыбызның җаны сафлансын.
   "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
   XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
   Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч тәлап иткәннәр.
   Ул көнне зур казанда "карга боткасы" пешергәннәр һәм барлык авыл халкы да шул боткадан авыз иткән.
Менә шулай күңелле итеп үзган Нәүрүз бәйрәме.