Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Стиль жизни - здоровье"

Фестиваль «Стиль жизни – здоровье»

16 нчы март көнне Кадер авыл китапханәсе район күләмендә уздырылган «Тормыш рәвешем – сәламәтлек» фестиваль конкурсында катнашты. Фестиваль 9 номинациядән торды. Килгән кунакларга китапханә тарафыннан ясалган «Мин һәм минем сәламәтлегем» дигән буклетлар таратылды. Буклетта сәламәтлек турында киңәшләр язылган.

 Аннан «Сәламәтлек иленә сәяхат», «Сәламәтлегеңне кечкенәдән кайгырт» дигән китаплар һәм «Туган ягымның шифалы үләннәре» күргәзмәләре белән таныштылар. Шифалы үләннәр темасына балалар белән әңгәмә үткәрелде.

Шуннан соң балалар «Дружно, смело, с оптимизмом — за здоровый образ жизни» дигән флешмобта катнаштылар.

Алга таба китапханәче «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән темага презентация белән таныштырды. Анда китапханәдә китап укучылар белән оештырылган чаралар турында сөйләнелде.

Киләсе чыгышыбызда үзебез иҗат иткән «Әйдә, төнәтәбез!» дип аталган сәхнәләштерелгән күренешне балалар уйнады. Шунда ук сәламәтлеккә чакыру девизлары әйтелде.

     «Файдалы да, тәмле дә» номинациясендә Гөлфия Хәсән кызы үзе язган «Винегрет әкияте» аша Винегрет салаты тәкъдим итте. Әкияттә һәр ингредиентның файдалы һәм витаминлы яклары әйтелде. Шунда ук салатны ясау тәртибе презентация ярдәмендә күрсәтелеп барылды.

Алдагы номинациядә Кадер урта мәктәбенең физкультура укытучысы Миннегалиев Равил Минразиевич дөрес сулыш алу күнегүләре белән тренинг оештырды.

Фестиваль :

-Нәрсә ул сәламәтлек?,- дигән сорауга

-Сәламәтлек ул – зур байлык!

 Сәламәтлектән башка тормыш юк

Сәламәтлек ул – елмаю

Аннан башка матурлык юк! дигән девиз белән тәмамланды.