Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Куренекле шэхес Рабит Батулла белэн очрашу

6 нчы март көнне Рабит Батулла тәүге хезмәт юлын башлаган ,,Кадер урта белем бирү мәктәбе"ндә, хатирәләр яңартып, очрашуда булды. Иң элек мәктәптәге яңалыклар белән танышты. Мәктәп хәзер заманча җиһазландырылган. Музей бүлмәсендәге истәлекләр каралды. Кунагыбыз һәрбер йорт кирәк-ярагының татарча аталышларын әйтеп барды. Соңыннан укучылар белән очрашты. Р. Батулла сүзне ана телендә, матур итеп, исәнләшүдән башлады. Укучыларга ана теленең матурлыгын аңлатты.
Балалар тарафыннан әзерләнгән ,,Әбием сандыгы" дип аталган күренеш тәкъдим ителде. Баттулла да сандыкка салынган ядкаръ - талъян гармунны алып моңлы татар көен уйнап җибәрде. Кесәсеннән алынган тынлы уен коралында, иң борынгы әсәрне, ,,Сак-Сок" бәетенең көен башкарды.
Соңыннан укучылар аңа, үзләрен кызыксындырган, сорауларны бирделәр. Ул һәрберсенә төгәл итеп җавап бирде. Очрашу укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч узды.