Гәрәфи Хәсәнов "Туган як турында хикәяләр"
Әдипнең күзәтүчәнлегенә, табигатьне аңлый белү сәләтенә сокланмый мөмкин түгел, ул сурәтли торган предметының гади күзгә чалынмаслык үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен таба. Хикәяләү теле җиңел, җылы, образлы, фикере тыгыз; җае туры килгән саен, хикәяләренә «Май салкын - кесә тулы алтын», «Үзләре бишектә - күзләре ишектә», «Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер», «Кыш карлы булса, җәй ярлы булмый» кебек халык мәкальләре һәм әйтемнәрен, канатлы сүзләрне кертеп җибәрә.
Табигатькә мәхәббәт - туган илеңә мәхәббәт дигән сүз. Бу хисләр бер-берсеннән аерылгысыз. «Унике матур» әсәре аша без Гарәфи Хәсәновның һәр укучыга олы мәхәббәт хисе бүләк итәргә тырышуын тоемлыйбыз. Автор укучыларны Татарстан җирендә яшәүче кыргый җәнлекләр һәм кошларның гадәтләре, үсемлекләр дөньясы белән таныштыра, табигатьне яратырга өнди.
Гарәфи Хәсәнов иҗатында кешенең эчке кичерешләре, аның дисгармония кичерүе, үзен билгеле бер богаулар кысасына кертүе яки тормыш шартлары тарафыннан изелүе чагыштырма планда психолог буларак тирәнтен ачып бирелмәсә, без аларга игътибар да итмичә калган булыр идек. Аның әсәрләрен табигать белеме, ботаника, зоология буенча бәләкәй энциклопедия дияргә була.