Татарстан гербы
Икенче сыйныф укучылары белән “Татарстан Республикасы гербы” дип аталган Информация сәгате үткәрелде. Барлыгы 8 бала катнашты. Балаларга гербны кабул итү көне турында информация бирелде.
Гербтагы сүрәтләр, аның төсләре, орнаментлары турында сөйләнелде. Республикабыз символларына яхшы мөнәсәбәт, яхшы караш тәрбияләү өстендә эш алып барылды.