#Сугышхатынкызөчентүгел #увойнынеженскоелицо
Гомерләрен Әхмәт авылында үткәргән Данилов Владимир Данил улы һәм Данилова Аграфена Афанас кызы гаиләсендә 16 бала туа. Тормыш авыр, ачлык елларда 16 баладан 4 кыз гына кала. Шуларның иң зур кызлары Марина 1919 нчы елгы, Мария 1921нче елгы, Фекла 1924нче елгы, ә кечкенә Наталья 1930нчы елгы була. Олы бала булганлыктан Маринага бөтен авырлык төшә. Алтынчы сыйныфта укыганда әтисе үлеп китә. Марина яхшы билгеләренә генә укыса да, тормыш авырлыгыннан укуын ташларга мәҗбүр була. Өй җылытыр өчен әтисе әзерләгән утынны ат җигеп ташырга, чирле анасын һәм үзеннән кече сеңелләрен карарга туры килә аңа. Озак тормый әнисе Аграфена дүрт баласын тома ятим калдырып мәңгелеккә китеп бара. Еллар артыннан еллар үтә, Маринага сеңелләре әкренләп булыша башлый. Алар колхозның төрле авыр эшләрен башкаралар. Марина сугыш башланыр алдыннан трактористлар курсын тәмамлап, тимер атка утыра.Башта чурки ягып эшли торган тракторда, ә аннан соң ДТ – 54 тракторында җир сөрә. Ул вакытта 400 грамм ипи биргәннәр, ул шуны да, үзе ачлы-туклы йөреп сеңелләренә алып кайта. Кырыс авыр тормыш аны ирләр кебек чыныктыра. Менә шулай итеп ул авыр елларда сеңелләрен саклап кала.
Бу турыда безгә аларның нәсел дәвамчылары Юля Абрамова сөйләде.(дәвамы киләсе чыгарылышта)