Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Халык әкиятләре укыйбыз

Кадер  авыл  китапханәсе  “Халык әкиятләрен укыйбыз” онлайн конкурска кушылды. Бәйгене Зәй үзәк балалар китапханәсе Татарстан Республика каршысында  “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” ына карата оештырды.

     Татар халкы- әкиятләргә бай халык. Ул иҗат иткэн әкиятләр эчтәлек һәм формалары ягыннан төп өч төргә буленәләр: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр, тормыш-көнкуреш әкиятләре.Балалар әкиятләрне бик яратып укыйлар.

      Балалар татар халык әкиятләре: «Кәкре каенга терәткән», «Әтәч патша», «Гөлчәчәк», «Зирәк карт» шулай ук беларус  халык әкияте «Пых» әкиятләрен укыдылар.