Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Без Тимур белән бер командада"

       Зәй районының Кадер авылы балалар китапханәсендә А.П. Гайдарга багышланган китап күргәзмәсе үткәрелде.

Еш кына әдәбиятчы чын дуслык, хәрби дуслык темасына мөрәҗәгать итә иде. Бу турыда яшь китап укучылар аның «Дальние страны», «Голубая чаша», «Горячий камень», «Поход» әсәрләре һәм, әлбәттә инде, «Тимур и его команда» дигән иң танылган хикәясе аша белә алачак. Пионерлар турында кызыклы вакыйга Аркадий Гайдарның үзенә күрә визит карточкасы булып тора.

     Күргәзмә А.Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” китабына 80 ел узу уңаена үткәрелде.Күргәзмәдә язучы гына түгел, ә киносценарист, хәрби корреспондент, журналист та булган Аркадий Гайдарның тормыш юлы турында сөйләнелде. Аның биографиясе, чын исеме, әсәрләрен язу тарихы турында балалар шулай ук Кадер авыл китапханәсе күргәзмәсендә таныштылар.

         Аркадий Петрович Гайдарның кем икәнен, мөгаен, бөтен өлкәннәр һәм барлык балалар да диярлек белә торгандыр. Ә совет балалар язучысының матур әсәрләрен укымаган яки аларны тагын бер кат искә төшерергә, яңадан укырга теләгән кешеләр өчен китапханәдә авторның әсәрләре  һәм тормыш юлы турындагы китаплар тәкъдим ителде.