#Сугыш хатын-кыз өчен түгел
1941-1945 нче дәһшәтле сугыш еллары әле дә онытылмый. Чөнки бу сугышның шаһитләре үзебезнең әби-бабайларыбыз.
Минем әбием –Ахметзянова Гасимә. Бура-Киртә авылында туа. Сугыш башланганда аңа ни бары 10 яшь була. Ул вакытта мәктәпнең икенче сыйныфында укыган була. Укырга теләге бик зур булса да, әбием эшләргә мәҗбүр була.Ир-атлар сугышка китеп беткәнлектән, алар урынын әбием кебек балалар, хатын-кызлар ала. Әбиемнең әнисе Сара әби аны колхоз сарыкларын көтәргә дип мәктәптән ала. Ачтан үлмәс өчен аларга бер ай сарыклар көткән өчен бер пот он бирә торган булганнар. Бу бик аз булган әлбәттә. Алар үлән ашап, черек бәрәңге җыеп, аны пешереп ашап көн күргәннәр. Мең баш сарыкны көн дә санап чыгарып, санап керткәннәр. Ике ел сарык көтүе көткәннән соң әбием- Гасимә, аның иптәш кызлары Нурдидә, Оркыя, Нурҗиһан халыктан җыйган бозауларны карарга алыналар. Бу вакытта алар унөч яшьлек кенә булалар әле. Кышларын фермага шул бозаулар өчен үгез белән тау аша су, азык ташыганнар. Бу үгезне тыңлатуы бик җиңел булмаган. Җәйләрен бозауларны басуда көткәннәр.Төрлесе-төрле якка качучы бозауларны елый-елый җыйганнар, берсен дә югалтмаганнар.
Бу хезмәтләре өчен һәрберсенә берәр бозау биргәннәр.
Менә шундый авырлыкларны күргән әбием, без- оныклары янында, бабам белән озын озак гомер кичерде. 2014 елны безнең арадан мәңгелеккә китте.
(Гасимә әбисе турында истәлекле материал оныгы Миләүшәдән алынды)