Бүген сүзебез Краснова Анастасия Васильевна турында барыр. Материал кызы Людмиладан алынды.
Минем әнием- Краснова Анастасия Васильевна, 25.11.1941 елда туган. Җырак әбием Марина яз көне сугыш елларында симәнәгә барып, бозлы сулар ерып кайтып, кайткач бик нык авырый башлый, урын өстенә кала. Әниемә 7 яшь тулганда, ул 1 нче класска барасы көнне 1 сентябрьдә үлеп китә. Ул көнне ул мәктәпкә бергә барырга дип кергән Зина дустының артыннан карап, елап кала. Әтисе сугышта хәбәрсез югала. Әниемнәр өч бала була. Зур түтиләре Лидия сугыш елларында үлеп китә. Әниемне, дәдәсе Петрны җырак әбиләре тәрбияләп үстерә.
Дәдәсе Петр хәрби кеше булып, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Алма-Ата шәһәрендә төпләнеп кала, шунда хезмәт итә. Бүгенге көндә мәрхүм инде. Гаиләсе белән аралашып торабыз.
Әниебез акыллы, тәрбияле, эшчән булып үсеп җитә. 14 яшеннән сыер савучы булып эшли башлый. 1967 нче елда Әхмәт авылы егете Николайга кияүгә чыга. Үзе белән бергә инде картайган әбисен дә алып килә. Бик матур яшиләр. Һәркемгә ачык йөзле, ишек алды тулы мал-туар асрыйлар. Әбисен, биемен тәрбияләп соңга юлга озаталар. Өч кыз үстерәләр. Әтинең безне ташлап киткәненә 10 ел була Әниебез бүгенге көндә кызлары-кияүләре, 6 оныгы, 3 оныкчыгы хөрмәтендә яши. "Туганайлар" гәҗите оештырган матур конкурста үзенең җиңүен белгәч әниебез бик сөенде, тавыш бирүчеләренең һәммәсенә зур рәхмәтләрен җиткерде, барчагызга исәнлек-саулык, имин тормышлар теләде🙏
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-17/
- Телефон: не указан
- E-mail: zakad17.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423513, Заинский р-н, д.Кадырово, ул.Молодежная,1