"Китаплар иленэ сэяхэт"
21 нче декабрь көнне Кадер авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Китаплар иленә сәяхәт” дип аталган китапханә дәресе үтте. Дәрестә җиде бала катнашты. Китапханәче дәресне табышмак әйтешү белән башлады.Табышмаклар билгеле китап турында иде. Шуннан балаларга китапның килеп чыгышы, беренче язулар турында сораулар бирә-бирә, беренче тукталышка килеп җиттеләр "Кэгазьлэр тукталышы". Анда китап турында шигырьләр укылды, аларның тарихы сөйләнелде.
Икенче тукталыш “Китапханә тукталышы”. Бу тукталышта китапларны ничек дөрес кулланырга, чиста тотарга кебек кагыйдәләр искә төшерелде. Шулай ук фикерләр Шәйхи Маннурның “Алай итмә” шигыре белән ныгытылды.
Өченче тукталыш “Китаплар хастаханәсе”. Балалар китапханәче апалары белән Х. Халиковның “Китап докторы” шигырен искә төшереп укыдылар. Шуннан китапханәче апа аларны китап докторлары булырга чакырды. Алар барысы бергә китап дәваладылар.
Соңыннан дәрес “Минем сөйгән китабым” шигырен уку белән тәмамланды.