Игәнә елгасы буенда, ямьле тугайлар арасында утырган Шыгай (Сарман районы) авылында кыз бала дөньяга килэ. Шәрип абый белән Мәрвиҗиһан апа көтеп алган кызларына Вәсимә дип исем кушалар, бәхет-тәүфыйк теләп, бишеккә салалар. Кечкенәдән кыз әнисе янында кайнашып үсә. Колхоз Рәисе булып эшләгән Шәрип абзыйның үз хуҗалыгына вакыты калмый. Эш Мәрвиҗиһан апа белән Вәсимәгә төшә. Язмыш дигәнең, колхоз тернәкләнсен дип, җан атып йөргән Шәрипне аямый. Бер карчыкның нахак яласы җитә аның башына: илә сугыш башланганчы Себер михнәтен татырга туры килә. Ирен өйдән алып чыгып киткәндә, Мәрвиҗиһан, өч баласын кочып, тораташтай басып кала. Язмыш дигәнең аны аямый: Шәрип үлеп озак та үтми, ике ир баласы, авырып, үлеп китә. Мәрвиҗиһанны кайгы-хәсрәт биләп ала, тормыш итү авыр, өстәвенә, Шәрипнең өлкән яшьтәге үги әнисе дә аның тәрбиясендә. Шулчакта Вәсимә:”Әни, елама, түз, ничек тә көн күрербез әле”,-дип әнисен юата.
Илдә сугыш барган еллар... 10-11 яшьлек Вәсимәгә колхозда нинди генә эш башкарырга туры килми. Аяклары билчән утаудан чебиләп, ә нәни куллары бирчәеп, сөялләнеп бетә. Өйдә дә эшнең бетәсе юк. Авыр чакта әнисенең таянычы, терәге, киңәшчесе ул. Ә сугыштан соңгы еллар тагын да авыррак. Вәсимәдә белемгә омтылыш шулкадәр көчле була ки, шул авыр елларда Алабугага җәяүләп йөреп, укытучылар институтын тәмамлый. Яшь, чая, чибәр кызны Иске Әлмәт мәктәбенә эшкә билгелиләр, директор – бик таләпчән, кырыс ир кеше. Вәсимә биредә яхшы хезмәт мәктәбе уза. Бер елдан мәктәпкә мәһәбәт гәүдәле, көр тавышлы, зәңгәр кузле Мияссәр Галиуллин кайта, укучыларны математика серләренә төшендерә башлый. Яшьләр бер-берсенә булышып, киңәшләшеп эшлиләр. Дуслыклары олы мәхәббәткә әверелә. Шулай яңа гаилә туа. Тырыш, оештыру сәләте көчле Мияссәрне Салкын Алан мәктәбенә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Гаиләде бер-бер артлы ике ир бала тугач, Мияссәрне солдат хезмәтенә алалар. Вәсимә өч ел гаиляне үзе тарта. Ире хезмәт итеп кайтып янә эшен давам итә, район мөгариф бүлеге тиздән аны Федоровка мәктәбенә директор итеп билгели. Биредә яңа урта мәктәп төзи ул. Вәсима апа унбиш ел география укыта. Балаларны табигать гүзәллеге, ил, җир-сулар, тәбигать байлыклары һ.б. турындагы кызыклы фән дөньясына җитәкләп алып керә. Укучыларның, күзәтүчән, чагыштыручан, табигәтьне аңлаучы булуларын укытучыдан торуын бик яхшы аңлый һәм балаларны экскурсияләргә алып чыга, белемнәрен көндәлек күзәтүләр белән ныгыта. Фән белән кызыксынуның төрле юлларын эзли, яңа алымнар кулланып эшли. Укучыларына шәхес итеп карый, тиешле урында мактый, кирәк чакта шелтәли дә белә. Тәләпчән, кырыс укытучыны укучылары әле да сагынып искэ алалар.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-17/
- Телефон: не указан
- E-mail: zakad17.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423513, Заинский р-н, д.Кадырово, ул.Молодежная,1