Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы кичә: " Батырлар даны мәңгелек"
Кичәгә авылыбызның бердәнбер ветераны Сөләйманов Габделбарый бабай, тыл хезмәткәрләре, сугыш чоры балалары чакырылды. Кичә сугыш, патриотизм темасына багышланган нәфис сүз, җыр, бию, композицияләр белән үрелеп барды. Җирле үзидарә рәисе Ишмәтов А. Х. ветераннарны бәйрәм белән котлап сүз алды. Шулай ук ветеран Габделбарый бабай үзенең хатирәләрен барлап, хәзерге буын яшьләргә матур теләкләрен җиткерде. Тыл ветераны Хәбибрахманов Миннесаяз бабай, сугыш чоры баласы, сугыш ятиме Гәрәев Минневәли абый ул чорларның авыр хатирәләрен барладылар. Сугышта һәлак булган ,хәбәрсез югалган авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Сугышлар беркайчан да кабатланмасын, күгебез һәрчак аяз булсын иде,- дигән теләкләр теләп бәйрәм кичәбезне тәмамладык.