Халыкара акция - " Балаларга сугыш турында укыйбыз"
Башлангыч сыйныф укучылары белән инвалид бала М. Венераның өендә булдык. Сугыш турында китапларны бергәләп укыдык. Венера китаплар укырга ярата. Яшьтәшләре белән теләп аралаша. Балаларны кыскача сугышның, Бөек Җиңүнең тарихы белән таныштырдым. С. Алексеевның “Последний штурм”, С. Алексеевның “Орлович Воронович”, Л. Кассильнең Главное войско”, Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”, Ф. Хөснинең “Малай белән солдат”, Я. Макаренконың “Знамя Победы” әсәрләре белән таныштык, бергәләп укыдык. Венера әлеге китапларны укырга алып калды.