Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Батырлык дәресе: "Утлы еллар кайтавазы"

 Китапханә “ Балаларга сугыш турында  укыйбыз” дигән Халыкара акциягә кушылды. “ Утлы еллар кайтавазы”, “Бөек батырлык тарих түрендә” дигән күргәзмәләр эшләде. Балалар өчен күргәзмә буенча батырлык сәгате үткәрелде. Сугыш турында әдәби китаплар белән бергәләп укып таныштык. Г. Кутуйның “ Рөстәм маҗаралары” романы, Г. Әпсәләмовның” Газинур” романы, Г. Гомәрнең “Гармун телләре унике”, Л. Жариковның “Солдатское сердце”, В. Катаевның “Сын полка” повестьлары, М. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” шигырьләре укучыларга тәкъдим ителде.  Әсәрләрнең кызыклы өзекләрен, шигырьләрне бергәләп укыдык.

 Шулай ук “ Сугыш турында миңа китап сөйләде” республикакүләм бәйгесендә лаеклы урын алып китапка кертелгән иншаларны бергәләп укыдык. Бу иншалар авылыбыз укучылары Яхина Алсуның М. Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре, Шадыбаев Наилнең Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре буенча язылды.

( китапханәдә укучыларның иҗат җимешләре саклана һәм кулланыла)