Әдәби уен-кичәсе: " Тылсымлы Тукай иленә сәяхәт"
Китапханәдә апрель – Тукай айлыгы дип игълан ителде. Балалар өчен “ Тукай иленә сәяхәт”, “ Әкият геройлары бездә кунакта” дигән күргәзмәләр эшләде. Кечкенәләр өчен аның иҗаты буенча кычкырып укулар үткәрелде.
“ Тылсымлы Тукай иленә сәяхәт” дип исемләнгән чарабыз “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Балалар күргәзмә буенча үткәрелгән әдәби күзәтү аркылы Тукайның тормышы , иҗаты белән тагын бер кат якыннан таныштылар( шулай ук презентация карадылар) . “Тылсымлы сәхифәләр” китабыннан “Ялкау маэмай”, Сөткә төшкән тычкан” шигырьләре буенча мультфильмнар карадылар. Тукай әсәрләре хезмәт сөяргә, тәвәккәл, кыю булырга, үзара ихтирамлы, дус булырга өйрәтә дигән бердәм фикергә килделәр.
Шагыйрьнең иҗаты буенча “ Кем качкан?” (кроссворд чишү), “ Артык сүзне тап”, “ Тапкырлыкка, зирәклеккә, бездә һәркем дә лаек”, “ Рәссам ялгышлары” дигән уеннар оештырылды. Балалар уеннарда теләп катнаштылар. Яраткан әдибебез иҗаты турында белемнәре белән сынаштылар.
Кечкенәләр Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләсәләр, өлкәнрәкләр хәзерге буын шагыйрьләренең Тукайга багышлап язылган шигырьләрен сәнгатьле уку буенча ярыштылар.
Бәйрәм кичәбезне “ Туган тел” җыры белән тәмамладык.