Әдәби сәяхәт: " Китаплы кич"
Балалар шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың “Китаплы кич” дигән китабы ,шул исемдәге шигыре белән таныштылар. С. Рәхмәтулланың “Сандыктагы хәзинә” китабы буенча табышмаклар, шарадалар белән таныштылар: “Кем зирәк, әйт тизрәк” уенын уйнадылар. Г. Әдһәмнең “Әбием ни исемле?”, Г. Тукайның “Әтәч илә энҗе бөртеге”, “ Тылсымлы шарлавык” һ. б. китаплар буенча дуслык, әдәплелек, шәфкатьлелек темаларын яктырткан кечкенә хикәяләр, мәсәл, әкиятләр белән таныштылар. “ Куян белән аю дуслыгы” әкиятен, “Мәрхәмәтле төлке” мәсәлен укыдык, бергәләшеп фикер алыштык.
Урта сыйныф укучылары кечкенәләр өчен хәрәкәтле уеннар уйнаттылар( “Оча,оча”, “Без, без, без идек” һ.б.)
Чарабызның ахырында балалар китапханәче апаларының “ Китаплы кич, Йолдыз апагызның шигырендә язылганча, рәхәтме?” дигән соравына “ бик рәхәт” дип бердәм җавап бирделәр.
Китаплы кич (библиосумерки) рәхәт һәм файдалы узды. Балалар күргәзмәдән китаплар алып таралыштылар.