Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Әдәби кичә : "Ач, шигърият, серләреңне"

Әдәби чарага төрле яшьтәге китап сөюче, шигъри җанлы авылдашларыбыз чакырылды. Кичә авылдашыбыз Н. Шаһиеваның “ Имәнлебаш – матур авыл” җыры белән башланды. Китап укучылар  “Туган яктан илһам алып”, “Шигърият дөньясында яңа китаплар” дигән бүлекләрдән торган күргәзмә белән, шигърият дөньясында яңа исемнәр белән таныштылар.  Шигъри җанлы авылдашларыбыз Н. Шаһиева, Р. Таҗиева, Д. Сафиуллиналар кичәбезнең күрке булдылар. Үзләренең  иҗат җимешләрен укучыларга тәкъдим иттеләр.

Нәкыя апа үзенең “ Әнкәемнең мамык шәле” җыры белән  күңел кылларын тибрәтте. Иҗатлары , шигърият турында китап укучылар тарафыннан бирелгән кызыклы сорауларга алар теләп җавапларын җиткерделәр.

Кичәдә шагыйрьләр Ш. Җиһангирова, Ф. Җамалетдинова, Ф. Чанышева, С. Сөләймәнова, якташларыбыз С. Әхтәмова, Р. Ахунҗанова, М. Әгъләмовларның туган як, хатын-кыз,ана, мәхәббәт темаларын чагылдырган шигыръләре яңгырады.

“Авылыбыз шигъри талантларга бик бай,  безгә рухи азык бирүче шундый очрашулар ешрак булсын иде” дигән теләкләрен җиткереп таралышты кичәбез кунаклары.