Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Тематик кичә : "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

Китапханәдә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.

 Сәламәтлекнең кеше тормышында тоткан урыны,  нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше , сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен нинди төп кагыйдәләргә таянырга,  начар гадәтләрне булдырмау өчен нинди сыйфатларга ия булырга? Балалар белән бергәләп шул турыда фикерләштек. Күргәзмә буенча күзәтү үткәрдем: начар гадәтләрнең( тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания һ.б.) зарары, чыныгу, дөрес туклану серләре, физкультура һәм спортның сәламәтлеккә уңай йогынтысы турында фәнни, шулай ук күргәзмәдә урын алган әдәби китаплар белән балаларны таныштырдым.

 7,8, 9 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренешне китап укучыларга, тамашачыларга тәкъдим иттек. Кечкенә сәхнә әсәрендә телевизор белән генә дуслашып өйдә ятучы ялкау малай образы, тәмәке, сыра белән дуслашып, авыруга сабышкан малай күрсәтелә.Сәламәт яшәү рәвешен алып баручы башка балалар  аларга начар гадәтләрен ташларга, спорт белән дуслашырга, чыныгырга  киңәш бирәләр.  Аларны үз араларына кабул итеп спорт белән шогыльләнәләр.

Врач апалары начар гадәт йоктырган малайларга беренче ярдәмен күрсәтә. Балаларны үз янына җыеп тагын бер афәт – наркомания афәте, аның кеше сәламәтлегенә бик зур зыян салуы, күп кайгылар алып килүе турында сөйли.

Ахырда балалар барысы бергә  “ Без сәламәтлек өчен” дигән темага флеш –моб күрсәттеләр. Кичәбез баларның “ Без сәламәтлекне сайлыйбыз” дигән күмәк сүзләре белән тәмамланды.