Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Уен - сәяхәт :"Сүз эчендә хикмәт бар"

Балаларны кечкенәдән халык авыз иҗаты белән кызыксындыру – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә, аның кадерен белергә өйрәтүдә иң үтемле чара. 

  Бәйрәм чарабызда төрле яшьтәге балалар катнашты.  

 Чарабыз  “Туган тел” җыры белән башланды. Балалар Халыкара туган тел көненең нинди бәйрәм булуы, барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Уен – сәяхәтебез тукталышлар ярдәмендә алып барылды.

Мәкальләр тукталышы: « Кем зирәк, әйт тизрәк” ( Тел, сөйләм турында) ).

Табышмаклар тукталышы: “Җомак әйтәм, җавап тап”.

 Тизәйткечләр, санамышлар тукталышы :“ Шомател”.

Әкиятләр тукталышы: “ Тәгәри китте йомгагым”( Әкиятләрнең кыска гына иң кызык өлешен укыйбыз. Әкиятнең исеме? Кайсы ил халык әкияте?).

Иң беренче китапханәче биремнәре буенча ярыштылар. Балалар үзләре дә чарага әзерлек белән килделәр. Уеннарда һәркем актив катнашты, бер – берсенә  сораулар бирделәр.

“Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар яраткан әкиятләре буенча ясаган рәсемнәре турында сөйләделәр.

Ахырда иң кызыклысы: “Уеннар” тукталышы. Балалар өчен  уеннар алдан әзерләнде. 8 сыйныф укучылары Гәрәева Исламия, Ибраһимова Алинә, Шадыбаева Наиләләр кечкенәләр өчен хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар оештырдылар. ( “ Утыр, утыр Мәликә”, “ Түбәтәйле”, “ Буяу сатыш”)