Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Китапханәдә “ Әфганстан – йөрәк ярасы” дигән батырлык кичәсе оештырылды.

Чара җырчы, композитор Ризван Хәкимовның “ Төшләремә керә Кандагар”  - җыры , Әфган сугышына багышланган презентация белән башланды . Бу сугышның кем өчен кирәк булуы, корбаннары, яралы язмышлар турында китапханәче чыгышы, “ Әфганстан сугышы хроникасы” – видеосюжеты китап укучыларның күңелен кузгатты. Гумерова Илзирә һәм Гәрәева Исламияләр “ Батырлык” , “ Кабул өсләрендә йолдыз яна”, “Без бит бары солдат”  шигырьләрен йөрәккә үтеп керерлек итеп укыдылар. Укытучы Фәридә Шадыбаева Зәй районында Әфган сугышының шомлы җилләре, батыр якташларыбыз турында сөйләде. Авылыбызның  сугышчы-интернационалисты, әфган сугышын кичкән Рамил Хәйретдинов белән очрашудан алган тәэсирләре, аның сугышчан юлы турында 8 сыйныф укучысы Гәрәева Исламия чыгыш ясады. “30 еллык Хәтер” дип исемләнгән иншасын укыды. “ Без, яшь буын, әле тормышның ямен дә, тәмен дә тоярга өлгермәгән, Әфганстан җирләрендә өзелгән меңнәрчә гомерләр алдында җаваплылык хисе тоеп яшәргә бурычлыбыз. Арабызда күпме батырлар яши, ә күпмесе безне дәшмичә генә һәйкәлләрдән күзли. Ә бәлки алар көндезләрен - кояш, төннәрен йолдызлар булып безне күзәтәләрдер... Безгә лаеклы яшьләр килерме, дип безнең өчен борчылалардыр...

  Без сезгә лаеклы булырбыз, сынатмабыз, матур тормыш корырбыз. Якты хыялларыгызны тормышка ашырырбыз. Тик сугышлар гына кабатланмасын! Ишетәсезме, йолдызлар, ишетәсеңме, кояшкай, ишетәсезме безне, Батырлар?!

  Без сезне мәңге онытмабыз!” дип нокта куйды бүгенге кичәбезгә Исламия. Әйе, шулай гына булсын, Батырларга лаеклы алмаш килсен, җир йөзендә сугышлар кабатланмасын дигән теләктә калып кичәбезне тәмамладык .

Китап укучыларга “ Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән күргәзмәдән китаплар тәкъдим ителде.