Китапханәдә А. Әхмәтгалиеваның “ Таллыкүлдә былбыл бар” әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырылды.
Чарада төрле һөнәр ияләре( укытучы, журналист, мәдәният эшчесе, терлекче һ.б.) , шулай ук өлкән буын китап укучыларыбыз катнашты. Әсәрдә кешеләр язмышы, мәхәббәт, бүгенге авыл тормышы бөтен чынбарлыгы белән яктыртыла. Язучы авылларыбыз таркалып барган бер заманда җәмгыятьнең бозык яклары, замана чире( алкоголизм) үтеп керүе, кешеләрнең яшәү кыйбласын югалта баруы өчен борчыла. Берәүләрне язмыш байлык белән, икенчеләрне авырлык белән сыный. Кем тормыш сынавына түзә алмыйча егылыр, кем аякта калыр дигән сорауга укучы җавап эзли. Әсәрдә куелган бик күп сорауларга укучылар үз фикерләрен җиткерде.
Наилә язмышы аларны тетрәндерде . Кемдер гаепләргә ашыкты, кемдер җәмгыятьне, андагы бозык Зарифны, кемдер Шамилне гаепләде . Әсәрнең ахырында Шамил белән Рифатның авылны яңадан торгызуына, авылга җан өрүенә, Шамил белән Наиләнең изге мәхәббәт утравы Таллыкүлнең кошлар сайравына, былбыл җырына күмелүе Һәркемне сөендерде.
Китап укучылар тормыш сынауларын үтү өчен бу дөньяда бик көчле ихтыярлы булырга, авылларыбызны яшәртү, яшәтү өчен Шамил, Рифатлар кебек чын ир- егетләр, алар төзегән матур гаиләләр күбрәк булсын иде авылларыбызда дигән теләктә калдылар.