Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Әдәби-тематик кичә “Кирәк миңа хәер- фатихаң”

Китапханәдә Аналар көненә багышланган күргәзмә  эшләп килде:“Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз”.  

 Күргәзмә буенча әдәби күзәтү ясалды. Чыгышымда төп игътибар якташларыбыз, авылдашларыбыз иҗатына бирелде. Н. Шаһиева, Р. Ахунҗанова, М. Әгъләмов, М. Талиповның әниләргә багышлап язган шигырьләре,  үзебез сәхнәгә күтәргән : Р. Батулланың” Кичер мине, әнкәй”, Т. Миңнуллинның “Әниләр Һәм бәбиләр”,” Без бит авыл малае”, шулай ук Ф. Садриевның “ Таң җиле”, Ә. Еникиның “ Матурлык”,  һ. б. ана образын тирән яктырткан әсәрләр турында тамашачыларга җиткердем. Китапханәнең өлкән яшьтәге даими укучылары М. Әхмәтҗанова, Н. Шаһиеваларның сәнгатьле чыгышларын тамашачылар җылы кабул итте. Нәкыя апа үзенең яңа табадан төшкән шигырьләрен авылдашларына тәкъдим итте. Миңниса апа шагыйрә Ф. Чанышеваның әниләргә багышлап язылган шигырьләрен укыды.

Чарабыз йола – уен, җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.Соңыннан чәй табыны янында дәвам итте.

 “Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз”.